Газетага язылу

Казаннан Внуково аэропортына туры рейслар ачыла

Самолетлар атнага ике тапкыр: җомга һәм якшәмбе көннәрендә очачак.

5 гыйнвардан Казаннан Внуково аэропортына туры рейслар ачыла. Самолетлар атнага ике тапкыр: җомга һәм якшәмбе көннәрендә очачак, дип хәбәр итә башкалабыз мэриясе.
Рейсларны “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе оештыра. Мәскәүгә 50 пассажир сыешлы “Canadair (Bombardier) Regional Jet” самолетлары очачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре