Казанны янә су басты

Шәһәрнең үзәк урамнары яңгыр суы эчендә калды.

Бүген Казанда чиләкләп яңгыр коя. Аяз көннәрдән соң ишелеп яуган яңгыр Татарстан башкаласында яшәүчеләр, шулай ук кунаклар өчен чын мәгънәсендә сюрпризга әйләнде.

Көчле яңгыр Казанның берничә үзәк урамын су эчендә калдырды. Социаль челтәрләрдә Әмәт метро станциясе янында төшерелгән видеолар таралды. Йөртүчеләргә, «гидроудар» алу куркынычы янаса да, бик тирән күлләвекләр аша ерып узарга туры килә.

Синоптиклар фаразына караганда, Татарстанда көчле яңгырлар атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре