Казанның Җиңү проспектын су басты – Оренбург тракты киселешеннән Рихард Зорге урамы киселешенә кадәр зур юл тоткарлыгы барлыкка килде.
«Яндекс.Карта» сервисын кулланучылар хәбәр итүенчә, кайбер автомобиль йөртүчеләр Проспектның су баскан өлешләреннән үтә алмый.
Бүген кич һәм җомга көнне, 15 августта, Татарстанда кыска вакытлы көчле яңгыр, күк күкрәү һәм томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез