Рестораннар, изге эшне хуплап, ифтар уздыру өчен үз ишекләрен ачтылар. Кайберсенә бу уңайдан башка кунаклар өчен тулысынча ябылырга туры килгән. Хәйрия ифтары балаларын ялгыз тәрбияләүче аналар, студент кызлар һәм авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен оештырылды.
Проектның үзенчәлеген билгеләп үтми мөмкин түгел. Хәйрия ифтары бер көндә һәм бер үк вакытта Казанның ун ресторанында узды. Мондый формат хәйриячеләрнең, бизнес вәкилләренең һәм кунакларның үзара ярдәм, кайгырту һәм теләктәшлек кыйммәтләре тирәсендә берләшүен күрсәтә.
Хәйрия ифтары өчен хатын-кызлар аудиториясен сайлау очраклы түгел. Нәкъ менә хатын-кызлар еш кына гаилә, балалар турында кайгырту белән бергә тормышта үзләрен дә табарга тырыша. Проект алар өчен җәмәгатьчелек һәм эшмәкәрләр тарафыннан ярдәм, хөрмәт һәм игътибар билгесе булып тора.
«Чинаякъ» рестораны да, ишекләрен киң ачып, туташларны һәм ханымнарны каршы алды. Көндәлек мәшәкатьтән арынып, үзләрен бер сәгатькә генә булса да матурлык, нәзакәтлелек атмосферасына кертер өчен, рухи яктан ял итәр өчен тырышкан һәрберсе. Оештыручылар, кунакларны сәламләп, очрашуның башында ук бүләк чыгардылар. Аның берсе рестораннарда оештырылачак бушлай ифтар турында белеп, «Чинаякъ»ка иң беренче шалтыратып язылган Рузилә ханымга бирелде. Бүләкнең икенчесен очрашу ахырында тапшырдылар. Анысы иң соңгы урынга язылырга өлгергән Равилә ханымга эләкте. Ул монда кызы белән бергә килгән.
– Fashion Iftar проекты җитәкчесе Җәннәт Минһаҗеваның бу чара турында яңалыгын күргәч тә шалтыраттык. Менә соңгы вагонга өлгергәнбез икән. Мондый чаралар өчен рәхмәт! Уйламаган җирдән шундый матур, тәмле итеп авыз ачтык, – ди бүләк иясе Равилә ханым.
Әлеге ресторан хәйрия ифтары кысасында барлыгы 40 хатын-кызны сыйлады. «Чинаякъ» җитәкчелеге сүзләренчә, мондый чарада беренче катнашулары. Ризыклары хәләл, намаз укыр өчен бүлмә бар. Аллаһ ризалыгы өчен бу эштән читтә калмаска булганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез