Казанның 175нче гимназиясе территориясендә истәлек паркы булдырылачак

Казанда узган елның маендагы коточкыч фаҗигагә дучар булган 175 нче гимназия территориясендә истәлек паркы булдырылачак. Дәүләт сатып алулар сайтында бу җәһәттән тиешле тендер басылып чыккан.

Контракт бәясе – 7 миллион сум. Акча Татарстан бюджетыннан бирелә.

Исегезгә төшерәбез: 175нче гимназиядә фаҗига 2021 елның 11 маенда булды. 19 яшьлек Илназ Галәвиев 9 кешене атып үтерде, 20дән артыграгын яралады. Хәзер ул СИЗОда: үзенә карата кузгатылган җинаять эше материалларын өйрәнә.
Фаҗигагә бер ел тулган көнне мәктәп янында һәлак булганнарның исемнәре күрсәтелгән вакытлыча мемориал пәйда булды. Халык аңа чәчәкләр китерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре