Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигага 40 көн булды

Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗигадан соң 40 көн үтеп тә китте. Анда 7 бала һәм 2 укытучының гомере өзелде. Зыян күрүчеләр саны 24 кә җитте.

Җирле пабликларның берсендә фаҗига урыныннан фото урнаштырганнар. Мәктәп янына казанлылар кабат чәчәкләр һәм шәмнәр китергәннәр.  Фото астына "Балаларның урыннары җәннәттә булсын, әти-әниләренә ныклы сәламәтлек!", "Хәтерлибез. Кайгырабыз", "Әти-әниләренә сабырлык телибез. Киткән җаннар өчен дога кылыйк" - дип комментарийлар калдырганнар.

Исегезгә төшерәбез, Илназ Галәвиев 11 май көнне үзе белем алган 175нче мәктәпкә һөҗүм итеп, 9 кешенең гомерен өзде. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә тикшерү үтә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

175 гимназия Илназ Галәвиев

Көн хәбәре