Сөенер өчен күп кирәкми. Казанның 185 нче лицее укучылары каравылчыны туган көне белән котлаган. Укучылар да, туган көн иясе дә бик канәгать калган.
– Туган көнегез белән! – дип бертавыштан котлый укучылар. Барысының да йөзендә шатлык балкый. “Бу торт – сезгә барыбыздан да күчтәнәч. Мәрхәмәтле булуыгыз өчен рәхмәт”, –дип берсеннән-берсе җылы сүзләр җиткерә балалар.
 –Рәхмәт, кадерлеләрем. Сез ярата һәм дус була беләсез, –ди күзләре яшьләнгән каравылчы.
Мондый матур гадәткә без дә битараф кала алмадык. Әлеге лицейга шалтыратып, укучыларның игелекле гамәленә карата соклануыбызны белдердек. Уку йорты биш ел элек ачылса, Абдулла абыйлары сак хезмәтендә өч ел эшли икән.
Директор урынбасары Галина Вәлиәхмәтова әйтүенчә, аерым сыйныфларның гына түгел, барлык балаларның да идеясе бу.
 – Укучылар Абдулла абыйларын бик ярата. Һәр кешегә “хәерле иртә” дип тели, матур сүзләрне кызганмый ул. Балаларның аны беренче тапкыр гына котлаулары, рәхмәт белдерүләре түгел. Моңа кадәр торт алып килгәннәр иде. Ә монысының сәбәбе – туган көн. Укучыларның барысы да яхшы. Начар балалар булмый. Аларның барысына да ышанырга гына кирәк, – ди Галина Вәлиәхмәтова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез