Газетага язылу

Казанның 44 мәктәбендә ясалма фәһем буеча түгәрәкләр ачылачак

Яңа уку елында Казанның 44 мәктәбендә 5-8 сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем буенча түгәрәкләр пәйда булачак.

Аларда  “Педагог – ясалма фәһем буенча түгәрәк җитәкчесе” республика бәйгесендә җиңгән  59 педагог дәресләр алып барачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Шәһәр мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, 117 укытучы грант ярдәменә дәгъва кылган.

Бәйге йомгаклары буенча 59ы бер тапкыр 258 мең сум түләү алу хокукына ия булган. Бу акчалар 2026-2027 уку елында ясалма фәһем буенча түгәрәкләр оештыру һәм эшләтеп җибәрүгә юлланачак. Җиңүчеләр сафына информатика, математика, физика, химия, биология, тарих, җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты, туган тел һәм әдәбият, чит телләр, шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары кергән. Грант шартлары нигезендә, акча алганнан соң укытучылар кимендә бер ел дәвамында ясалма фәһем буенча түгәрәк алып барырга тиеш.

Мәгариф системасында билгеләп үтелгәнчә, программа 2026-2030 елларга ясалма фәһемне үстерү буенча республика стратегиясенең (мәктәп яшеннән үк булачак белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән) бер өлешенә әйләнәчәк. Дәресләрне түгәрәк рәвешендә уздыру күздә тотыла: укучылар иң элек нейрочелтәрләр белән эшләргә, сорауларны дөрес бирергә өйрәнәчәк, шуннан соң үзләренең ясалма фәһем-агентларын булдыруга күчәчәк.   Проект “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре