Казанда җылылык энергиясен исәпкә алу өчен гомумйорт приборлары куелмаган йортларда сентябрь аена җылылык өчен түләү исәпләнәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Мондый йортларда җылыту өчен түләү күләме Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан расланган куллану нормативы буенча билгеләнә. Түләү тигез өлешләр белән сигез ай дәвамында – сентябрьдән апрельгә кадәр кертелә. Шуңа күрә, җылылык җибәрү бүген генә башлануга карамастан, сентябрьгә җылылык өчен түләү исәпләнәчәк», – дип сөйләде ул.
Шул ук вакытта, Гыйниятуллин сүзләренчә, май аенда мондый йортларда яшәүчеләр җылылык өчен түләмәячәк, әмма бу айда әле җылылык бирелә.
Бүгенгә Казанның 631 күпфатирлы йортында җылылык энергиясен исәпкә алу приборы куелмаган, дип билгеләп үтте ул.
«Бу техник мөмкинлекләр булмау белән бәйле – йортларда подваллар юк, челтәрләр фатир идәннәре астында урнашкан», – дип ачыклык кертте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез