Бу хакта медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сеченов университеты профессоры Андрей Грицюк технологияне өйрәтү өчен 7 нче номерлы дәүләт клиник хастаханәсенә килгән. Ул роботта күрсәтмә операция үткәргән. Бер көннән соң шундый ук операцияне хастаханәнең өченче травматология бүлеге табиблары Алексей Лобанов җитәкчелегендә ясаган. Алар робот-ассистент ярдәмендә тез буыннарын эндопротезлауны башкарып чыкканнар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез