«Татарстан Республикасы Рәисе Рустам Миңнехановка һәм Казан мэры Илсур Метшинга рәхмәт. Аларның ярдәме белән агымдагы елда беренче тапкыр республика бюджетыннан лизинг түләүләренең 75 процентын финанслау турында карар кабул ителде, бу 2нче пассажир автотранспорт предприятиесе буенча Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән килешү төзергә мөмкинлек бирде», – диде докладчы.
Шакиров сатып алына торган составның иминлек һәм уңайлылык буенча барлык заман таләпләренә җавап бирүен искәртте. Шул рәвешле, пассажирларның салонга кагылышлы барлык теләкләре исәпкә алынган: яңа состав кондиционерлар, автобус йөртүчеләрнең хәлен күзәтү системалары, тугыз онлайн-камера, зур мәгълүмати экран, USB-зарядкалар белән җиһазландырылган. Кондукторсыз түләү өчен бишәр терминал кулланылачак.
«Шулай ук КАМАЗда җитештерелгән 87 яңа троллейбус сатып алу өчен финанс ярдәменә өметләнәбез. Шуны да билгеләп үтәсе килә, 2023-2024 елларда 64 яңа троллейбус сатып алу бу транспорт төреннән файдаланучыларның өлешен арттыруга китерде. Бүген ул 12 процент тәшкил итә», – дип өстәде Шакиров.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез