Казан – бай тарихлы һәм бик тиз үсеш алган шәһәр, анда борынгы архитектура һәйкәлләре һәм заманча инфраструктура объектлары гармонияле рәвештә үрелеп бара. Татарстан башкаласы тарихи истәлекле урыннары белән генә дан тотмый. Казанның яшел оазислары – аның парклары шәһәр халкына һәм кунакларына ял итү, спорт белән шөгыльләнү һәм күңелле итеп вакыт үткәрү өчен менә дигән мөмкинлекләр тәкъдим итә. Бүген кабатланмас "характерлы" өч паркка тукталып үтәргә булдык.
"Светлая долина" паркы
Совет районында Нокса елгасы буенда 2023 елда ачылган "Якты үзән" паркы тиз арада район халкының яраткан урынына әверелде. Ул табигать һәм заманча инфраструктураны берләштерүдән гыйбарәт. Күп төрле агачлар, чәчәк түтәлләре һәм үләннәр тынычлык атмосферасы тудыра. Биредә актив ял итү өчен дә урын табылачак: экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен памп-трек, заманча тренажерлары булган воркаут-мәйданчык, балалар өчен куркынычсыз уен зоналары һәм хәтта этләрне йөртү өчен махсус мәйданчык та бар. Ә төп үзенчәлеге – барбекю өчен иркен зонасы булуы, анда кичләрен гаилә яки дуслар белән җыелып ял итәргә мөмкин. Парк салмак кына «Весна» паркына күчә, бу җәяүләп һәм озаклап йөрү һәм шәһәр шау-шуыннан ял итү мөмкинлеге бирә. " Светлая долина " – гаилә ялы өчен идеаль урын.
"Урам" паркы
«Миллениум» күпере астында урнашкан «Урам» паркында бөтенләй башка атмосфера хөкем сөрә.
Бу экстремаль спорт төрләрен һәм урам культурасын яратучылар өчен булдырылган заманча киңлек. Биредә бетон боуллы һәм стрит-плазалы скейт-парк, төрле дәрәҗәдәге әзерлек өчен памп-треклар, шулай ук воркаут, паркур, баскетбол һәм волейбол өчен мәйданчыклар бар. Паркның ябык өлеше теләсә нинди һава торышында спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Спорт корылмаларыннан тыш, «Урам»да галереялар, Диджеинг мәктәбе, дажеция заллары һәм кафе бар. Монда спорт, мәдәният һәм аралашудан торган уникаль атмосферасын тудырылган.
Урицкий исемендәге парк
Мәскәү районында урнашкан Урицкий исемендәге парк тынлыкта һәм тынычлыкта ял итәргә теләүчеләр өчен. Күләгәле аллеяларда матур пейзажларга һәм яшел болыннарган сокланып йөрисегез, аулакта каласыгыз килсә, монда килегез. Паркта балалар мәйданчыклары, ял итү өчен уңайлы зоналар, спорт зоналары, теннис кортлары һәм велосипед юллары бар. Урицкий исемендәге парк тыныч кына җәяү йөрүләр, йога, иртәнге йөгерүләр һәм гаилә ялы өчен идеаль урын.
Казанда барлыгы 130дан артык парк исәпләнә һәм аларның саны елдан-ел арта. Без шуларның өчесен генә тукталып үттек. Һәркемгә үзенә ошаганың сайлап алу өчен мөмкинлекләр зур. Ялларыгыз файдага булсын!
Регина Гыйниятуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез