Бүген - Җиңү көнендә Казанның Архангел зиратында урнашкан «Сугышчы» монументына һәм сугыш вакытында Казан госпитальләрендә вафат булганнар истәлегенә куелган ташка чәчәкләр салынды.
Чарада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм башкалар катнашты.
- Ватаныбызны дошманнан саклаган сугышчыларның каберләренә чәчәкләр салып, без яу кырында һәлак булган меңләгән батырның истәлеген саклыйбыз. Сугышка 700 меңнән артык якташыбыз китеп, шуларның яртысы диярлек әйләнеп кайтмады. Алар турындагы хәтер халык йөрәгендә мәңге яшәр, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент рәисе сүзләренчә, Татарстанда Җиңү көне лаеклы рәвештә билгеләп үтелә, сугыш ветераннарына хөрмәт тиешле дәрәҗәдә белдерелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез