Газетага язылу

Казанның Әхмәдзәки мәчетендә узачак Мәүлид кичәсенә чакыралар

23 августта 17:00 сәгатьтә Казанның Залесный бистәсендәге Әхмәдзәки мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышына багышланган кичә узачак.

Очрашу иманны ныгытырга һәм сөекле Рәсүлебезнең тормыш юлыннан үрнәк алырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Программада:

  • Коръән аятьләре уку;
  • Хәзрәтләребездән мәгънәле вәгазьләр, Пәйгамбәребез турында кыйссалар;
  • Бергәләп салаватлар әйтү һәм дога кылу;
  • Саф һавада тәмле пылау белән сыйлану һәм кайнар чәй эчү.

Чарада гаиләләрегез һәм якыннарыгыз белән көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре