Казанның биш һәм Әлмәттә бер пляжны су коену өчен яраксыз дип таныдылар. Тикшеренүләрдән соң Татарстан Республикасы Роспотребнадзоры белгечләре шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
«Санитар-химик күрсәткечләр буенча нормалар «Локомотив» пляжларына һәм Әлмәт шәһәр пляжына туры килми. Микробиологик нормалар буенча Тирән һәм Зур Лебяжье, «Комсомольский», «Түбән Заречье» һәм тагын «Локомотив» күлләре пляжлары үтмәгән.
Алга таба су пробаларын даими рәвештә, бөтен су коену сезоны дәвамында алу планлаштырыла. Әлегә бу ял урыннарында су коенуны тыю турында кисәтүче аншлаглар барлыкка килергә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез