Казанның чаңгы марафонын уздыру өчен стадионга 120 тонна кар китерәчәкләр

Казанның чаңгы марафонын уздыру өчен “Локомотив” стадионына 120 тоннадан артыграк кар китереләчәк. Татарстан башкаласы башкарма комитетының Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“50 тоннадан артыграк китердек инде. Тагын 70-80 тонна кирәк дип уйлыйбыз. Һава торышын игътибар белән күзәтәбез. Чаңгы юлын ничек тә саклап калырга тырышачакбыз. Шул ук вакытта карны үзебезнең спорт объектларыннан алып киләбез. Анда химик реагентлар юк, чиста ул”, – дип белдергән комитет рәисе.

Аның басым ясап әйтүенчә, төрле ераклыкка ярышлар вакыты һава торышына карап үзгәрергә мөмкин. Барлык үзгәрешләр турында “Спортивная Казан” телеграм-каналында хәбәр ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Казанның чаңгы марафоны 15 мартта узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре