Вакытлыча ябылуның сәбәбе – метроның икенче линиясенең беренче участогын төзү. Чикләү якынча бер ай дәвам итәр дип планлаштырыла.
Чыганак мәгълүматы буенча, вакытлыча ябылган станциядән «Җиңү проспекты» метро станциясенә түбәндәгеләр белән барып җитәргә мөмкин:
«Юлиус Фучик урамы» тукталышыннан №5, 18, 30, 31, 34, 68 автобуслары; №5, 9, 12 троллейбуслары;
«Дубравная метро станциясе» тукталышыннан №90 автобусы һәм №4 трамвае.
Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең биш районын тоташтырачак: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров. Озынлыгы 5,37 км булган беренче участокта дүрт станция булачак: «Юлиус Фучик урамы», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров». Аларны 2027 елда ачарга планлаштыралар. Шуннан соң Универсиада авылы һәм Республика клиник хастаханәсе (РКБ) юнәлешендә төзелеш дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез