Газетага язылу

Казанның “Елмай” паркында “Интервидение” финалын күрсәтәчәкләр

Шимбә – 20 сентябрьдә Мәскәүдә “Интервидение” халыкара җыр бәйгесе финалы узачак. Чара Казанның “Елмай” паркында туры эфир аша күрсәтеләчәк, дип яза “Татар-информ”.

Паркта 19.00 сәгатьтә концерт башлана. Анда ABIEM Project, Татьяна Ефремова, Михаил Урицкий, “Дышать”, шулай ук “Мингазов Band” төркемнәре чыгыш ясаячак.

Концерттан соң 20.30 сәгатьтә “Интервидение” халыкара җыр бәйгесе финалын туры эфирда тапшыру башлана. Чарага керү – бушлай.
“Интервидение-2025” бәйгесендә 23 ил, шул исәптән Белоруссия, Кытай, Вьетнам, АКШ, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сербия вәкилләре катнашырга тиеш. Россиядән исә Ярослав Дронов (Shaman) чыгыш ясаячак.

Shaman “Прямо по сердцу” җыры белән тугызынчы булып сәхнәгә күтәреләчәк. Җырның көен һәм сүзләрен Россиянең халык артисты, композитор, продюсер Игорь Матвиенко язган.
“Интервидение”не безнең илдән Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Аида Гарифуллина, аның ире – җырчы Алексей Воробьев алып барачак. Һинд артисты Стэфи Патель һәм Кытай-инглиз телевидение тапшыруларын алып баручы Мэнг Лэй исә халыкара алып баручыларга әйләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре