Казанның «Яз» микрорайонында яңа поликлиника ачылачак

Сәламәтлек объектының ачылуга әзерлеген бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.

Бина «Сәламәтлек» милли проекты буенча төзелеп, заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Поликлиника «Яз», Самосырово, Константиновка торак пунктларының халкына беренче медицина-санитар ярдәм күрсәтәчәк. Ә беренче пациентларны ел ахырына кадәр кабул итү планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре