Казанның өч станциясе янәдән һавада куркыныч матдәләр артуын теркәгән. Әмма бу юлы пычрану шактый зур булып чыккан - әйтик, Казанның Киров районында формальдегид дәрәҗәсе рөхсәт ителгәннән сигез тапкырга арткан. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәгеннән мониторинг мәгълүматлары сөйли.
Степан Халтурин урамы буенча урнашкан 6 нчы пункт формальдегидны 0,421 мг/куб. м дип терки (рөхсәт ителә торган күрсәткеч - 0,05). Казанның Горький шоссесындагы Киров районында тагын бер пункт 0,089 мг/куб.м күрсәткечендә формальдегид ачыклый.
Шулай ук һаваның пычрануы Декабристлар урамы буенча ачыкланган - монда әлеге матдәнең концентрациясе һавада нормадан ике тапкырга югарырак булган - 0,102 мг/куб.м.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез