Газетага язылу

Казанның Иске Татар бистәсендә «Манзара» фестивале булачак

Казанның Иске Татар Бистәсе Каюм Насыйри урамы иртәгә – 5 июньдә 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькәчә Идел буе халыкларының әкияти мәдәниятеннән гөж килеп торачак.

Программада:
– иң яхшы коллективларның театрлаштырылган тамашалары, биюләр;
– Идел буе төбәгендә яшәүчеләрнең халык иҗаты һәм кәсебенең әкияти ярминкәсе;
– халык брендлары бүләкләрен уйнату;
– балаларның әкияти уен зонасы һәм остаханәсе;
– мобиль кәсеп остаханәләре һәм милли күчмә фотосессия.
 
Иске Татар бистәсе җәйнең беренче җомгасында кунакларны үзенчәлекле тамаша белән каршы алачак. Биредә бистәнең җиде тарихи урынында этник сәяхәт көтелә. Каюм Насыйри урамының буеннан-буена халык иҗаты һәм кәсебе вәкилләренең брендлары – кул эше әйберләреннән күргәзмә-ярминкә урнаштырылачак.

Татарстанның барлык почмакларыннан килгән 500дән артыграк катнашучы бистәне урам театрына әйләндерәчәк. Ярминкә исә затлы сувенир, этник бүләк эзләүчеләр һәм  осталар белән күзгә-күз карап аралашырга теләүчеләрне җәлеп итү ноктасына әйләнәчәк.

Проект Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Казанның тарихи бистәләрен үстерү дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

5 июньдә Каюм Насыйри урамына килсәгез, этно-әкият тамашачысы һәм кунагына әйләнәчәксез!

Керү – ирекле. Ярминкә көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр эшли.

Фестиваль турында тәфсиллерәк мәгълүматларны «ВКонтакте» төркемендә табарга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре