Газетага язылу

Казанның кайбер кибетләрендә киштәләр бушап калган

Казанлылар начар һава торышы аркасында бушап калган кибет киштәләреннән зарлана. Бу хакта «KazanFirst» хәбәр итә.

Казанның кайбер кибетләрендә киштәләр бушап калган

2024 ел башында Казанда шундый ук хәл күзәтелде. Көчле кар яву һәм юлларның ябылуы сәбәпле, азык-төлек кибетләренә товар китерүдә проблемалар туды. Йөк машиналары товарны вакытында китерә алмады. Татарстанда, аеруча Казанда, көчле кар яву дәвам итә. Моңа җавап итеп, республика хакимияте юлларда йөк машиналары һәм автобуслар хәрәкәтен чикләде. Шәхси автомобиль йөртүчеләрдән дә сәфәрләрдән баш тартырга үтенәләр. Моннан тыш, аэропортта катлаулы һава шартлары аркасында рейсларның массакүләм тоткарлануы күзәтелә.

Безнең укучыларыбыз җибәргән фотосурәтләрдән дә кайбер кибетләрдә сөт, ит ризыклары, йомырка, ипи беткәне күренә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре