Соңгы айларда эшчеләр Казанның канализация торбаларыннан курчак, ботинка, такта, сөлгеләр тартып чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” Казан “Водоканал” оешмасы мәгълүматларына таянып яза.
Оешма белгечләре билгеләп үткәнчә, чүп тыгылу аркасында ташландык сулар канализация люкларыннан ташып чыга, җайланма ватыла. Шул сәбәпле канализация челтәрләре эшендә өзеклекләр барлыкка килә. Өстәвенә, торбаларга чүп тулу аркасында, “Водоканал” челтәреннән тыш, йорт эчендәге торбаларның да тыгылу очраклары булгалый.
“Водоканал”да искәртеп үтелгәнчә, урам челтәрендә төзексезлекләргә юлыкканда, 8 (843) 231-62-60 телефоны аша шалтыратып, килеп туган хәл турында хәбәр итәргә кирәк.
Ә инде йорт эчендәге челтәрләрдә ниндидер төзексезлек килеп чыкса, счет-фактурада күрсәтелгән телефон аша идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип аңлатып үткән белгечләр
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез