Казанның Киров дамбасында 32 яшьлек мотоциклчы бик көчле авариягә юлыккан

Аны “Ашыгыч ярдәм” машинасында хастаханәгә озатканнар.

Бүген төнлә Казанның Киров дамбасында мотоциклчы авариягә юлыккан. Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, мотоцикл трамвай юлында “таеп” киткән дә, байкер ике көпчәкле транспортыннан читкә “очкан”, дип яза KazanFirst.
Мотоциклчы нык җәрәхәтләнгән хәлдә “Ашыгыч ярдәм” машинасында хастаханәгә озатылган. Авариянең барлык нечкәлекләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре