Бәйге дүртенче тапкыр уза, төп максаты — Казанның күпкырлы образын ачу. Беренче елда проект прозаикларны берләштергән булса, аннары замана рәссамнары, ә узган елны декоратив-гамәли сәнгать осталары катнашкан иде.
Быел конкурс шагыйрьләр арасында узды. Бәйгегә Казаннан гына түгел, Татарстан һәм Россия шәһәрләреннән, хәтта чит илләрдән (Казахстан, Үзбәкстан, Иран) 300дән артык гариза килде.
«Казан турында поэма», «Казан турында шигырьләр циклы» номинацияләренә килгән конкурс эшләре яшь буенча һәм әсәрләрнең нинди телдә (рус, татар) язуларына карап бәяләнде.
Нәтиҗәдә 15 җиңүче билгеләнде, аларның исемнәре сентябрь аенда игълан ителгән иде. Ә тәбрикләү чарасы бүген, 16 декабрьдә, әдәби-музыкаль кичә кысаларында узды, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез