Газетага язылу

Казанның Мәскәү районында котыру авыруы чыгуга бәйле карантин кертелде

Казанның Мәскәү районында, Ш.Усманов урамында котыру буенча карантин керттеләр.

Берничә көн элек социаль челтәрләрдә шәһәрнең Мәскәү районында котырудан йорт эте үлүе турында хәбәр ителгән иде. Шаһитлар әйтүенчә, бу хәлдән соң ветеринария хезмәте анда яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәргән һәм йорт хайваннарына прививка ясаган.

«Терлекләрдә котыру авыруы ачыклану һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән чикләү чаралары (карантин) билгеләнде, эпизоотик учак – Шамил Усманов урамындагы 6 нчы йорт янындагы территория, имин булмаган пункт билгеләнде», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә.

Карантин инфекция чыгу урыныннан 500 метр радиуста гамәлдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре