Казанның метро станцияләре янында грипптан вакцинация уздыру буенча мобиль пунктлар эшли башлаган. “Татар-информ” хәбәренә караганда, алты станциядә: “Авиатөзелеш”, “Яшьлек”, “Кәҗә бистәсе”, “Тукай мәйданы”, “Җиңү проспекты” һәм “Имәнлек” станцияләрендә грипптан прививка ясатырга мөмкин. Вакцинация һәр көнне 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькәчә, хәтта бәйрәм һәм ял көннәрендә дә уздырылачак.
Вакцинация яше 18дән зуррак кешеләргә үткәрелә. Моның өчен паспорт күрсәтергә кирәк. Медиклар үзебездә җитештерелгән “Совигрипп” вакцинасы белән прививка ясый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез