Газетага язылу

Казанның метро тукталышларындагы вакцина ясау пунктлары 3 октябрьгә кадәр генә эшләячәк

3 октябрьдән Казанда метро станцияләре янында вакцинация пунктлары эше туктатылачак.

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез, «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре янында гриппка каршы мобиль вакцинация пунктлары 24 сентябрьдә эшли башлады. Прививканы 7:30дан 18:00гә кадәр паспорт күрсәтеп ясатырга мөмкин иде. "3 октябрь, шимбә, - метро станцияләре янында вакцинациянең соңгы көне! Теләүчеләр яшәү урыны буенча поликлиникаларда прививка ясый алачак", - дип сөйләделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында. Шулай ук ведомствода көн кыскару сәбәпле, бүгеннән мобиль пунктлар 17:30 га кадәр эшләвен әйттеләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре