Казанның өч пляжы коену өчен яраксыз булып чыкты

Казанда өч популяр ял урыны куркынычсызлыкка тикшерү узмаган. Роспотребнадзор белгечләре суда һәм комда ял итүчеләрнең сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган зарарлы матдәләрне тапканнар.

Тыю астына "Глубокое озеро", "Большое Лебяжье" һәм "Нижнее Заречье" пляжлары эләккән. Анализлар күңелсез нәтиҗәләр күрсәттеләр: барлык өч урында да су микроблар эчтәлеге буенча санитария нормаларына туры килми. Ә "Глубокое озеро" һәм "Большое Лебяжье күле"ндә химик пычранулар да тапканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре