Казанның Оренбург тракты янындагы бистәдә ике йортта янгын чыккан

Казанның Оренбург тракты янындагы коттеджлар бистәсендә ике йортта янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, 101 янгын сагы номерына шул хактагы хәбәр 9.42 сәгатьтә килгән.

Чакыру буенча килгән коткаручылар Уңыш тыкрыгы урамында ике йорт януын ачыклаган. Гарнизон көчләре 2нче көчәйтелгән ранг буенча эшли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре