Газетага язылу

Казанның Республика кан үзәгендә җәйге кан бирү акциясе узачак

11 июньдә Республика кан үзәгендә җәйге кан бирү акциясе уздырыла. Чара ел саен 14 июньдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кан доноры көненә багышлана.

Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада 18 яшьтән зуррак, гәүдә авырлыгы 55 килограммнан артык, сәламәтлек күрсәткечләре яхшы булган Казан халкы катнаша һәм кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Кан тапшыруга рөхсәт бирелә торган критерийларның тулы исемлеге, донорлыкка каршы күрсәтмәләр белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.

Җәйге кан бирү чарасында катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Донорларны Җиңү проспекты, 85 адресы буенча 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Республика кан үзәгендә көтәләр.

Барлык донорлар өчен DonorSearch һәм Республика кан үзәгеннән сувенирлар әзерләнә.

Акция DonorSearch.org кан донорлары бергәлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды, Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерү гранты ярдәмендә «Волонтер-медиклар» хәрәкәте белән бергә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре