Казанның “Ривьера” аквапаркында 5 бала һәм 1 олы кеше агуланган. Алар хастаханәгә китерелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
“Аквапарктан 6 кеше хастаханәләргә озатылды. Бер бала ДРКБның реанимация бүлегендә ята. Хәле авыр, әмма тотрыклы”, – дип хәбәр иткән матбугат хезмәте.
 Тагын 4 баланың хәле – уртача. Алар Балалар республика клиник хастаханәсендә күзәтү астында. Министрлыкның матбугат хезмәтеннән әйтелгәнчә, бер олы кеше Казанның 7 нче хастаханәсенә китерелгән. Ул тикшеренү уза.
 Аквапаркта балаларның тәгаен генә нәрсәдән агулануын министрлыкта әлегә әйтә алмаганнар. Аларны табиблар тикшерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез