Моңа кадәр Илназ Әхмәдиев Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкарды. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының «Сәламәтлек саклау оештыручыларның кадрлар платформасы» проектында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 8 октябрьдә ТР сәламәтлек саклау министры вазифасына ведомство башлыгының элеккеге беренче урынбасары Альмир Абашев билгеләнде. Шуңа бәйле рәвештә республика Сәламәтлек саклау министрлыгында кадрлар алмашынулары башланды. Республика клиник хастаханәсенең һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табиблары билгеләнде. Үз постларын өч министр урынбасары калдырып китте, алар арасында элек Казан шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе белән җитәкчелек иткән Владимир Филатов та бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез