Газетага язылу

Казанның тагын бер кафесында эчәклек таякчыгы тапканнар

Казанның Зорге урамында урнашкан “Дүшәнбе” кафесы эшчәнлеген 60 тәүлеккә туктатканнар.

Бу хакта “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә. Җәмәгать туклануы оешмасы эшчәнлеген тыю турында карарны Идел буе районы суды чыгарган.

Тикшерү барышында кафе эшендә санитария кагыйдәләрен тупас бозулар: савыт-сабаны юу һәм дезинфекцияләүнең тиешле таләпләргә туры килмәве, хезмәткәрләрнең медицина тикшерүе узмавы, юу җиһазларының тиешле санда булмавы ачыкланган.

“Тикшерү нәтиҗәләре буенча 2 ризык пробасында һәм төрле өслекләрдән алынган 4 пробада эчәклек таякчыклары табылган. Ашханәдә 12,5 кг азык-төлек продукциясенең маркировкасы һәм тиешле документлары булмавы ачыкланган”, – диелгән хәбәрдә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре