Газетага язылу

Казанның төп чыршысы 20 декабрьгә кадәр әзер булачак

Казанда башкаланың төп чыршысын җыя башладылар. Эшне 20 декабрьгә кадәр төгәлләргә ниятлиләр. 35 метр биеклектәге бәйрәм күрке «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта урнаштырыла.

Шәһәр мэриясе мәгълүматларына караганда, чыршыны 76,5 мең гирлянда, янып торган 155 шар һәм төрле үлчәмдәге 504 йолдыз бизәячәк. Аңа 6,1 меңнән артыграк ясалма ылыс урнаштырылачак. Ул чатыр рәвешендәге җыелма конструкция белән бер үк вакытта янып торачак. «Чатыр»ны 1280 гирлянда бизәячәк.

 

Бәйрәм күркенә көчле җилдә зыян килмәсен, кар ябышмасын өчен нигезенә 62 тонна авырлыктагы бетон блоклар урнаштырыла. Моннан тыш биредә 10 Яңа ел йорты пәйда булачак. Аларда бәйрәм ярминкәләре оештырылачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре