Казанның төп чыршысын 13 млн сумга бизәячәкләр

Казанның Гаилә үзәге янында Яңа ел чыршысын бизәү өчен 13 млн сум акча тотачаклар. Тендерда Санкт-Петербург шәһәреннән «Елочкин» компаниясе җиңгән. Бу хакта Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Тендерның заказчысы – Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты. Бу бәягә төп чыршыны урнаштыру һәм сүтү, шулай ук ярминкә оештыру өчен кула торган кечкенә йортларны урнаштыру да керә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре