Газетага язылу

Казанның «Тукай мәйданы» метро станциясендә акыллы турникетлар урнаштыралар

Казанның «Г.Тукай мәйданы» метро станциясендә сынау проекты кысаларында интеллектуаль турникетлар урнаштыралар. Алар 50 процентка кадәр күбрәк пассажирларны үткәрә, метродан файдаланган өчен банк һәм транспорт карталары, QR-кодлар һәм биометрия аша түләп булачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенә сылтама белән «Татар-информ».

Җиһаз Россия программа тәэминаты базасында эшли. Турникетлар пассажирлар агымын анализлау өчен датчиклар һәм мәгълүмати дисплейлар белән җиһазландырылган. Интерактив яктырту биометрия буенча түләү зонасын визуаль рәвештә билгели.

Хәзер вестибюльдә планлаштырылган 17 турникетның алтысы урнаштырылган. Пассажирларга комачауламас өчен белгечләр монтажлау эшләрен төнлә башкара.

Станция вестибюлен ноябрьнең беренче яртысында тулысынча яңартырга ниятлиләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре