БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанның халык артисты Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан.
Алар көтә, без барабыз! Махсус хәрби операциягә ярдәм илтүчеләр әнә шулай ди. Җиңү килгәнче булышачаклар. «ВТ» журналисты республика районнарындагы волонтерларның хәлен белеште.
Бүген Казанда филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Ленин ордены кавалеры Диләрә Тумашевага мемориаль такта ачылды.
Азнакайда яшәүче 81 яшьлек волонтер Алсу апа Габделхакова аркасына биштәр аса да Ютазы районына чыгып китә. Узган ел Салкын Чишмә авылында иске йорт сатып алган икән.
«Татнефть» компаниясенең Лениногорскидагы нефть музеенда «Тимәш коды: суфыйчылык зирәклегеннән зур нефтькә кадәр» дигән уникаль күргәзмә ачылды. Төрле дәверләрдә яшәгән күренекле ике шәхескә – шагыйрь, мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәнигә һәм танылган нефтьче, Ленин премиясе лауреаты Рәфхат Мингәрәевкә багышланган ул.
Язлар җитәр, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск белән Рубежное шәһәрләре гөлгә күмелер, тирә-юнь яшеллеккә төренер.
– Энем, мине Татарстанга кадәр утыртырсың әле, аннан ирем каршы алыр, – дип тезеп китте юл читендә кулын күтәреп торучы юлчы апа. Үзе, әйткәнне дә көтмичә, арткы утыргычка керә үк башлады.
Хезмәтләре һәрвакыт күз алдында булып та, исемнәрен күпләр белмәгән дә шәхесләр бар. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә заводлар гөрләп эшли, шәһәр һәм авылларда утлар сүнми, илнең икътисадый куәте арта. Гомерен энергетика тармагын үстерүгә багышлаган күренекле инженер-теплотехник, оста җитәкче Кәбир Хәял улы Мөхетдинов – шундый шәхесләрнең берсе.
Узган атна ахырында Казанда республика күләмендә үткәрелгән архив бәйгеләрендә җиңүчеләрне котладылар. Аларга дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды. Әлеге чара Татарстанда архив хезмәте оештырылуның 108 еллыгына багышланган иде. Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Архив эшләре буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова шул хакта сөйләде.
Фикер өстәү
Фикерегез