Казанның “Весна” торак комплексында ике поши йөри (ВИДЕО)

Казанның “Весна” торак комплексы янындагы юл уртасында 2 пошины күргәннәр. Бу хакта  социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

Видеода кыргый хайваннарның юл уртасында ашыкмый гына йөрүләре күренә. Пошиларның торак комплекс янына ничек пәйда булулары турында мәгълүмат юк. Алар шул тирәдәге урманнан чыккандыр, дигән фаразлар гына бар.

Машина йөртүчеләргә юлның әлеге өлеше аша узганда сак булырга киңәш ителә. Чөнки кинәт кенә юлга килеп чыккан пошины күрмичә калу бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Хайванның гына түгел, кешенең дә зыян күрүе бар. Пошины бәрдереп үтергән очракта дәүләткә 80мең сум компенсация түләргә туры киләчәк.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре