500 кеше, 105 команда. “Экологик иминлек” илкүләм проекты һәм “Яшел Россия”, “Россия суы” Бөтенроссия акциясе кысаларында узучы өмәдә әнә шуның кадәр кеше чүп җыйды.Татарстанның Экология һәм табигый ресусрслар министры урынбасары Илнур Насретдинов бу урынга юкка гына җыелмадык, ди.
– Зөбәрҗәт күле – Казанда яшәүчеләр өчен бик үзенчәлекле урын. Бирегә өмә буласын ишетеп күпме кеше килгән. Димәк, алар безнең киләчәгебез өчен борчыла, – диде ул. – Чараның максаты – җыештыру гына түгел, ул балаларыбыз һәм яшь буында экологиягә карата җаваплылык та тәрбияләү. Моның нәтиҗәсе дә бар. Инде 5 ел рәттән “Россия суы” акциясендә Татарстанның беренчелекне яулый. Бу – мәктәп укучысыннан алып су астына кереп чүпләр җыючы дайверның хезмәте.
Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм агросәнәгать сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, иртәгәгене бүгеннән кайгыртабыз, ди.
– Туасы көннәр матур, чиста булсын дип без тирә-якны чүп-чардан арындырабыз. Балаларны дөрес юлга керткән әти-әниләргә, аларның укытучыларына рәхмәт, – диде ул.

Росприродонадзорның Идел-Кама төбәк идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Попова бүген өмәгә килүчеләрнең барысы да җиңүче, ди.
– Кемнәрдер ял көне дип өйдән чыкмый ятканда, сез нинди изге эш башкарасыз. Күп еллар буе бу күл янәшәсендә өмә уза. Кайчандыр ком чыгара торган урында, хәзер сезнең тырышлык белән башкала халкы рәхәтләнеп ял итә. Шунысы мөһим – бу урын гаиләләрне берләштереп кенә калмасын, бирегә килгән һәркем чисталык сагында торсын иде, – диде Елена Попова.
Татарстандагы Рус-география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер сулыкларны чистарту эше 22 ел алып барыла, ди.
– Монда килүегез чүп кенә җыю түгел, ул сезнең күңел эше. Берәүне дә мәҗбүриләп өмәгә чыгарып булмый. Туган җирне ярату, аны чиста итү берләштерә сезне. Өмәнең биредә үтүе тиккә генә түгел – бу күлдә фәнни-тикшеренү полигоны бар. Анда бөтен дөнья сулыкларын өйрәнүче водолазлар әзерләнә, – диде ул.

Сүз уңаеннан, өмәдә 278 капчык чүп җыелган. Аның 117се – катнаш калдыклар, 75е пластик,58 е пыяла, 28 металл. “Россия суы” акциясендә 2019 елдан 2026 елга эчендә 2 миллион кеше катнашкан, 71 мең километр яр буе чистартылган. Быел исә 406 мең кеше 15,5 мең километр араны чүп-чардан арындырган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез