«Казанские ведомости» газетасының баш редакторы Венера Якупова уңышның 24 төрле рецепты белән бүлеште

Уңыш серен аннан да яхшырак белүче юктыр. Бу серне исә аңа башка шәхесләр өйрәткән. Өйрәткән дип, журналистларга хас кызыксынуы, эзләнүчәнлеге шул серне тупларга булышкан«Казанские ведомости» газетасы баш редакторы Венера Якупова чираттагы китабын тәкъдим итте.

«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да Венера Якупованың «24 рецепта успеха» китабының автограф-сессиясе узды. Китап белән таныш кешеләр инде аның кулдан-кулга йөрисенә ышануын әйтте. Кайберәүләр моны булачак журналистларга әсбап буларак кулланырга киңәш итте.

Танылган журналист әлеге китабын бер көндә генә язмаган, билгеле. Бу Венера ханымның әлеге дә баягы журналистик тәҗрибәсе, эзләнүчәнлеге, хезмәтен яратуы нәтиҗәсе.

– Бу китапка алынырга кирәк дигән фикер тормышта уңышка ирешү сере барлыгын белгәч туды. Ә моның өчен шундый шәхесләр белән очрашырга, аларны өйрәнергә кирәк. Бу җәмгыятьнең төрле өлкәсенә караган кешеләр: сәясәтчеләр, спортчылар, журналистлар һәм башкалар. 24 төрле шәхеснең уңыш рецептын туплады бу китап, – диде Венера Якупова.

Ике дистәдән артык кешенең төрле язмышы... Тик аларны бер фикер берләштерә икән: бәхет нигезендә тырыш хезмәт һәм кешенең тормышка карашы ята.

– Кешенең  бәхете һәм уңышы үзеннән тора. Китаптагы күп кенә геройларым да әйтә: шәхси уңыш һәм бәхетле булу кешенең аңына бәйле. Алар фикеренчә, бу ике төшенчә матди иминлеккә дә, эштәге дәрәҗәсенә, вазыйфасына да бәйле түгел. Кешегә үзе белән, гаиләсендә рәхәт булса, бәхет, уңыш өчен шул да җитә, – дип уртаклашты Венера Якупова. – Бар геройларымның да тарихлары үзенчәлекле, искиткеч! Миңа беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең тормышы аеруча тәэсир итте. Керосин лампасы астында сабак өйрәнеп утырган авыл малаеннан нинди шәхес чыккан! Аның тәҗрибәсе, фикерләре – боларны ачыклау бик кызыклы иде.

Идеядән башлап, китапны кулга алуга кадәр 10 ел вакыт узган, дип сөйләде автор. Бу әңгәмәләр төрле елларда «Казанские ведомости» газетасында урын алган. Китап итеп туплау ел ярым вакытка сузылган.

Әлеге басма Татарстан китап нәшриятында «Татмедиа» агентлыгы ярдәмендә бастырылган.

«24 рецепта успеха» китабыннан

Минтимер Шәймиев: Балачактан үзем өчен бер кагыйдәне үзләштердем: атка атлангансың икән, анда курыкмыйча утырырга тырышырга кирәк. Әйтүе җиңел, әмма бу бик катлаулы. Бер тапкыр да егылып төшмичә, атта чабарга өйрәнеп булмый.

Фәрит Мөхәммәтшин: Уңыш очраклы булмый. Кем дә булса хакимияткә очраклы рәвештә генә килә икән, аннан очраклы рәвештә генә төшеп калмый. Иң яхшы башлангычны әти-әнием бирде. Миңа калса, төп нигез: гаиләдә яхшы тәрбия һәм ата-ана үрнәге.

Чулпан Гарифуллина

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Чулпан Гарифуллина Венера Якупова

Көн хәбәре