Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина сүзләренә сылтама белән «Миллиард.Татар» яза.
Масштаблы комплексны 2026 елда төзи башлаячаклар. Генераль подрядчы РowerСhina Кытай дәүләт компаниясе булырга тиеш.
Проектның беренче этабы гомуми мәйданы 145 мең квадрат метр булган алты бинаны үз эченә ала. Алар арасында А класслы офислар, конгресс-холлы сәүдә-күңел ачу үзәге, биш йолдызлы кунакханә, премиаль апартаментлар һәм бизнес-класслы сервис апартаментлары булачак.
Исегезгә төшерик, Сибгат Хәким урамындагы элек «Ривьера» кино үзәге урнашкан җир кишәрлеген 2020 елда KravtGroup компаниясе сатып алды. Иске бинаны сүттеләр, ә 2023 елның декабрендә компания яңа мәйданчык өчен төзелешкә рөхсәт алды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез