Газетага язылу

Казансуга төшеп киткән машинада яшь егет батып үлгән

Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янында Казансуга төшеп киткән машина салонындагы 19 яшьлек егет батып үлгән. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.

Кайбер мәгълүматлар буенча, су янындагы мәйданчыкка таудан төшкәндә, машина йөртүче идарәсен югалта. Салондагы егет йөзеп чыга алмый. Машина йөртүче каешын ычкындырып, судан чыгу җаен таба, ярдәм чакыра.

Пассажир егет иминлек каешын ычкындыра алмаган, диелә хәбәрдә.

Билгеле булганча, егетләр 1,5 ел элек Казанга укырга килгән. Исән калган егетнең машина йөртү стажы 5 ай. Бу аның бозлавык вакытында машина белән идарә итүнең беренче тәҗрибәсе булган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре