Социаль челтәрләрдә видео пәйда булды, анда бүген төнлә Казанның «Родина» торак комплексында ир-ат кызга һөҗүм итеп, аны кыйнаган һәм урлаган.
Күзәтү камералары язмасында кыз подъездга таба йөгергәне, ә аны кара киемле ир-ат куып тотканы күренә. Аны куып җиткәч, ул кызны чәчләреннән тартып, җиргә егып салган һәм кыйный башлаган. Аннары ул телефоннан өй почмагында көтеп торган дустына шалтыраткан. Алар бергәләп кызны билгесез юнәлешкә алып киткәннәр.
«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча полиция бүлегендә тикшерү үткәрелә, нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Хәлнең нечкәлекләре ачыклана», – дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез