Казарма ишелеп аяксыз калган Рөстәм Нәбиев һәлакәткә очраган

Омскида казарма ишелү вакытында аякларын югалткан танылган блогер-миллиончы Рөстәм Нәбиев юл-транспорт һәлакәтенә очраган.

Күңелсез хәл Уфаның Салават Юлаев проспектында блогер бөкедә торган вакытта булган. Рөстәм сүзләренчә, бетон ташый торган машина йөртүче зур тизлектә барган һәм Nissan белән бәрелешкән, ә аннары аның Porschсына тиеп киткән.

Йөк машинасы Нәбиев машинасының ян көзгесен "алып киткән". Һәлакәт нәтиҗәсендә Nissan йөртүчесе җәрәхәтләр алган. Рөстәм Нәбиев сүзләренчә, зыян күрүчене "Ашыгыч ярдәм" машинасында алып киткәннәр.

- Ярый әле ул хатын-кыз балаларсыз иде, ул аларны мәктәптә калдырып чыккан. Бөтен бәрелү машинаның арткы өлешенә туры килде, ә балалар ,гадәттә, шунда утыралар, - дип сөйли блогер. Соңрак ул зыян күргән кызның имгәнүләр белән котылуын хәбәр итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре