Казахстан илчесе Казанда узган БРИКС саммитын мактады

Казанда узган БРИКС илләре саммиты әлеге берләшмәнең потенциалын глобаль проблемаларны хәл итү өчен мәйданчык буларак күрсәтте. Бу хакта Казахстанның Россиядәге илчесе Даурен Абаев белдерде.

Илче сүзләренчә, Казахстан БРИКС үсешен игътибар белән күзәтә һәм аны күпполяр дөнья төзүнең мөһим агенты дип саный. Берләшмә белән партнерлыкны үстерү Казахстан милли мәнфәгатьләренә җавап бирә.

- Безнең дәүләт башлыгы чыгышының эчтәлеге БРИКС белән һәрьяклы хезмәттәшлеккә безнең карашларыбызны чагылдыра, - дип ассызыклады Абаев ТАССка биргән интервьюсында.

Исегезгә төшерәбез, Казахстан БРИКС саммитында диалог буенча партнер статусын алган БДБ илләренең берсенә әверелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре