Казахстан Россия белән Украина арасында арадашчы булырга әзер

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Россия һәм Украина арасындагы сөйләшүләрдә арадашчы булырга әзер икәнен белдерде. Бу хакта ул New York Times газетасына биргән интервьюсында сөйләде, дип яза «Татар-Информ».

Интервьюда Токаев Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне туктатуны ирешерлек дип санавын билгеләп үтте.

Искәртик, Украина кризисы буенча тыныч сөйләшүләр АКШ Президенты Дональд Трамп позициясенең көтелмәгән үзгәрүеннән соң паузага куелды, ул Россиягә каршы санкцияләр кертте һәм РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуны гамәлдән чыгарды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре