Газетага язылу

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак

26 июльдә Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштыру турындагы карар 2025 елның декабрь аенда Сабантуйны әзерләү буенча оештыру комитеты утырышында кабул ителде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Төньяк Казахстан өлкәсе Акимы Гауез Нурмөхәмәтов һәкәл кую турыда килештеләр.

Бюст авторы — скульптор Винера Абдуллина. Һәйкәлнең биеклеге — 85 см, киңлеге 74 см булачак.

Бюст Жабаев һәм Ульянов урамнары киселешендәге яңа скверда урнаштырылачак. Әлеге скверга да Тукай исеме биреләчәк. Бу урын юкка гына сайланмаган. Ул Магҗан Җумабаев исемендәге өлкә үзәге янында урнашкан. Габдулла Тукайның әлеге казах классигы иҗатына тирән йогынты ясавы мәгълүм.

Петропавловскида бюст ачу шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү билгесе булачак һәм Татарстан белән Казахстан халыклары арасында мәдәни багланышларны ныгытуга хезмәт итәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре