Иранның Россиядәге илчесе Казем Джалали әйтүенчә, Казанда узучы саммит БРИКСка керүче илләр-катнашучылар арасындагы элемтәләрне ныгытачак. Бу хакта ул Татарстан башкаласында узучы саммитта әйтте.
“Дөнья бик нык үзгәрде. БРИКС төркеме тарихның кайсы якка үзгәрәчәген хәл итәчәк”, – диде ул.
Инде хәбәр иткәнебезчә, быел БРИКС саммиты киңәйтелгән составта уза. Оешмага керүче Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасына 2024 елның 1 гыйнварыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Эфиопия, Мисыр һәм Согуд Гәрабстаны кушылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез