Космик тармакка инженерлар гына түгел, IT-белгечләр, икътисадчылар, проектлар җитәкчеләре һәм фәнни хезмәткәрләр дә кирәк. Бу хакта Kazan Digital Week-2026 халыкара форумында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының “Космос өчен кадрлар” федераль проектын гамәлгә ашыру үзәге директорының беренче урынбасары Мария Прасолова әйтте.
«Хәзер өстенлекле юнәлеш – инженерлар әзерләү. Кеше бер детальне генә түгел, ә системаның ничек эшләвен, бөтен процессның ничек төзелүен аңларга тиеш», – диде ул.
Мария Прасолова сүзләренә караганда, космик тармак космонавтлар эше һәм ракеталар җыю белән генә чикләнми. «Тармакка бөтен процессны күрергә һәм аның белән идарә итәргә сәләтле төрле профильле белгечләр кирә»”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез